Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«QR-код — халыкны өйдә бикләмәс өчен кабул ителгән мәҗбүри чара»

Республикада гамәлдә булган вакцинацияне QR-кодлар аша тикшерү системасы тулы локдаун кертүгә караганда яхшырак вариант.

Оператив штабның узган яллардагы утырышында нәкъ менә шундый альтернатива каралды, диде брифингта журналистларга ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. 

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, республика хакимияте катгый чаралар кабул иткәндә, кешеләр тормышын саклап калуга һәм предприятиеләр эшен дәвам итүне күздә тоткан. Кабул ителгән карарлар компромисс характерда, эшмәкәрлеккә бөтенләй төпкә утырмас өчен эшләнелгән.

Берәү дә әниләре, әтиләре, әбиләре һәм бабалары, балалары үлүен теләми. Үлчәүдә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, шулай ук хезмәт коллективларын һәм эш урыннарын саклау мәсьәләләре каралды. Безгә калса, бу баланс үтәлгән. Бөтенләй локдаун кертү варианты бар иде. Моннан кемгә яхшырак булыр?, — дип аңлатты Лилия Галимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев