Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республика бала табу йортларының дезинфекциягә ябылу вакыты билгеле

2021 елда Татарстанда 35 бала тудыру бүлеген, бала тудыру йортын һәм перинаталь үзәкне дезинфекцияләү планлаштырыла.

2021 елда Татарстанда 35 бала тудыру бүлеген, бала тудыру йортын һәм перинаталь үзәкне дезинфекцияләү планлаштырыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан медуниверситеты клиникасында эшләр 12 апрельдә тәмамланды, кабат алар 22 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр узачак.

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең обсервация бүлеге 10 майдан 31 майга кадәр дезинфекцияләнәчәк. Клиниканың матбугат хезмәтендә «Татар-информ» үтенече буенча ачыклауларынча, «Иске корпус»ны май аенда эшкәртәчәкләр.

КФУның медсанчастендә акушерлык бүлеген 7 июньнән 4 июльгә кадәр һәм 6 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр ябачаклар.

29 июльдән 18 августка кадәр Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең яңа корпусын эшкәртәчәкләр.

7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты эше 20 августтан 19 сентябрьгә кадәр тукталачак.

16нчы Казан хастаханәсенең бала табу йорты — 23 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр эшләми торачак. 

Башка шәһәрләрнең һәм район үзәк хастаханәләре бала табу бүлекләрен, йортларын дезинфекцияләүгә вакытлыча ябылу расписаниесен сылтама буенча белергә мөмкин. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев