Россия Хезмәт министрлыгы ял көнендә хезмәт хакы түләү тәртибен аңлатты
Әгәр хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көн ял көненә туры килсә, хезмәткәрләр акчаны бер көн алдан алырга тиеш.
Россия Хезмәт министрлыгы ял көнендә хезмәт хакы түләү тәртибе турында сөйләде.
Әгәр хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көн ял көненә туры килсә, хезмәткәрләр акчаны бер көн алдан алырга тиеш. Бу хакта Instagram сәхифәсендә Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.
«Хезмәт хакын түләү даталары һәр оешмада аерым билгеләнә. Тик хезмәт хакы ял яки эшләми торган бәйрәм көненә туры килә ала. Мондый очракларда түләү бәйрәм яки ял көненә бер көн кала түләнергә тиеш», — дип билгеләп үтә ведомство.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев