Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россия пенсионерларына 10 мең сум акчаның кайчан түләнәчәге билгеле булды

30 миллионнан артык пенсионер киләсе атна ахырына кадәр 10 мең сум акча алачак.

Пенсияне банк карталарына алучылар әлеге түләүне киләсе атна ахырына алачаклар. Үз чиратында, акчаны өйләренә китереп бирә торган 12,7 миллион кеше өстәмә ун мең сум акчаны 3 сентябрьдән пенсия белән бергә алачак.Бу хакта РИА Новости Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Владимир Путин узган атнада «Бердәм Россия» вәкилләре белән очрашуда пенсионерларның барлык категорияләренә өстәмә түләүнең кирәклеге турында белдерде. Сишәмбе көнне дәүләт башлыгы бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга имза куйды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев