Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Россия тәмнәре” конкурсына тәкъдим ителгән Татарстан брендлары “Тәмле Казан” фестивалендә катнашалар

Үзегезгә охшаган тәм-томга  https://russiantastes.ru/ сайтында тавыш  бирегез! 

«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы илдә зур танылу тапты. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең  күп төрле татлы  ризыклары   белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү куәтен күрсәтү. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк. Проектта катнашучы проектларның барысы да федераль ярдәм   программасына  кертеләчәк, хезмәткәрләр - квалификацияләрен күтәрү, ә җиңүчеләр – ихтыяҗны һәм сатуларны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге алачаклар.

Быел Татарстан Республикасыннан «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсында катнашучы  компанияләр «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә дә катнашачаклар. Бу - 17 предприятие, алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сырлар һәм виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.

«Тәмле Казан» фестивале Татарстан башкаласында 18 һәм 19 сентябрьдә Игенчеләр сарае янындагы үзәк мәйданда узачак. Чара программасында – “Татар әбиләре шеф-пешекчеләргә каршы”  гастрономик шоу-көрәше, конкурслар, концертлар, танылган пешекчеләрдән мастер-класслар, чәй эчү тантанасы. Быел оештыручылар Татарстан продуктларын алга этәрүгә аерым басым ясаячаклар.

Үзегезгә охшаган тәм-томга  https://russiantastes.ru/ сайтында тавыш  бирегез!   Әйдәгез, безнең ризыклар  турында бөтен Россия  белсен!

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЛЫГЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев