Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россиядә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәза катгыйландырылды

Документ нигезендә, исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен иректән мәхрүм итү вакыты ике елдан өч елга кадәр арттырыла.

Россия Президенты Владимир Путин транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәзаны катгыйландыру турындагы законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Документ нигезендә, исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен иректән мәхрүм итү вакыты ике елдан өч елга кадәр арттырыла.

Штраф күләме исә 200-300 мең сум урынына 300-500 мең сумга кадәр арта, «яки ике елдан өч елга кадәрге чорда (моңа кадәр бер елдан ике елга кадәр иде) хөкем ителүче алган хезмәт хакы яисә аның башка керемнәре күләмендә булачак.

Шулай ук гаепле зат җәза сыйфатында ике елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем ителергә, мәҗбүри эшләр башкару шарты белән өч елга кадәр иреге чикләнергә мөмкин. Моннан тыш, гаепле гражданин алты елга кадәр «билгеле бер вазифалар биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү» хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Закон проекты авторлары китергән статистика илдә кабат кагыйдә бозу очракларының артуы турында сөйли, бу исерек хәлдәге машина йөртүчеләргә карата кулланыла торган гамәлдәге җәза чараларының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавын күрсәтә. 

Фото:https://pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев