Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов: "Сүгеп кенә яңгыр булмас"

«Иҗтимагый сектор гына түгел, шәхси хуҗалыкларның да терлек азыгы белән тәэмин ителүен кайгырту мөһим», — диде Президент кичә парламентның егерме өченче утырышында. 

"Бүген шәхси хуҗалыкларны да азык белән тәэмин итү өчен барлык ресурсларны мобилизацияләргә кирәк. Резервлар бар, ресурслар бар. Әмма оештыру мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Белгәнебезчә, кайбер районнар инде күрше төбәкләр белән эшли”, - ди Президент. Бу сүзләрне ул “Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Захаров докладыннан соң җиткерде.

Парламент вәкиле Таһир Һадиев, корылык һәм эсселек аркасында, республиканың 38 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде, дип искәртте һәм Сергей Захаровтан башка биш районда гадәттән тыш хәл режимы ни өчен кертелмәгәнлеге белән кызыксынды.

"Биш муниципаль район ни рәвешле төшереп калдырылды? Бүген сайлаучылар һәм хуҗалык җитәкчеләре шул хакта сораша. Бөтен җир көя, температура нормадан ике тапкыр - 10 градуска артык. Сез 10 кв.метрда урнашкан прибордан гына чыгып эш итәсез. Ә тулаем территория 150 мең гектар тәшкил итә. Комиссия белән чыгарга, уҗымнарның торышын  карарга ярамыймы?"—дип мөрәҗәгать итте парламентарий идарә җитәкчесенә.

Захаров 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы карар җирлекләрдә атмосфера һәм туфрак корылыгына карап кабул ителгән, дип аңлатты.

"Ни өчен без төшереп калдырдык" мәсьәләсен кую сәеррәк. Без бернәрсәне дә кертмибез дә, чыгармыйбыз да. Күзәтүләр генә үткәрәбез. Мәгълүматны Хөкүмәткә, Президент Аппаратына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирәбез. Карар шунда кабул ителә", — дип  ачыклык кертте докладчы.

Захаровны  Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең ике утырышы үткәрелүен искәртте.

«Захаровка бәйләнгәнгә карап, яңгыр булмаячак. Аллаһыдан ярдәм сораячакбыз, вазгыять гади түгел. Былтыр уңыш булгач, Захаровны искә төшерүче дә булмады. Быел яңгыр булмагач… Кирәкмәгән вакытта явачак әле яңгыр. Атта да, тәртәдә дә гаеп бар…» — диде. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев