Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сайлау участокларында хокук бозу очракларын видеокүзәтү үзәгендә тикшерәчәкләр

Татарстанда барлык 2810 сайлау участогы да видеокамералар белән тәэмин ителгән, алар 17-19 сентябрьдә узачак тавыш бирүне яздырып барачак.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада 17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Татарстанда иҗтимагый күзәтү үзәге эшләячәк. «Чиста сайлаулар өчен» корпусы» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе күзәтүчеләре участоклардагы камераларны күзәтеп торачак, хокук бозулар турында барлык хәбәрләрне тикшерәчәк. Бәйсез җәмәгать күзәтүчеләре Татарстанда барлык участокларда да булачак.

Сайлаулар вакытында видеотрансляциядән файдалану Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга сайлау хокукларын бозу турындагы шикаятьләргә оператив рәвештә җавап бирергә, сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Трансляция өзлексез өч көн барачак, мәгълүмат бер ел сакланачак. Аңа бәхәсле очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X