Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сайлауларга 8 көн калды!

17,18, 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар башлана.

Шулай ук Татарстанның аерым округларында Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына өстәмә сайлау узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, участок сайлау комиссияләре 8 сентябрьдән үк эшли башлаган.

– 2810 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Без финиш сызыгына якынлашабыз. Бүгеннән үк тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек кысасында участок сайлау комиссияләре әгъзалары исемлекләрне төгәлләштерү эшен башкара, – диде Андрей Кондратьев. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы 8 сентябрьдән участокларда үз вазифаларын башкаруга керешкән. Алар санитар саклану киемнәре һәм дезинфекция әйберләре белән тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килгән кешеләргә ручка, медицина битлеге тапшырыла.

Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварына 2 миллион 934 мең 500 сайлаучы исәпләнә.

— Бу сайлауларда республикада 36 мең егет белән кыз тәүге мәртәбә катнашачак. Муниципаль берәмлекләрдә сайлауларны бәйрәм рухында оештырсалар, монысы-алар ихтыярында. Беренче мәртәбә тавыш бирергә килгән яшьләргә истәлеккә сувенирлар тапшырылса да әйбәт булыр,- диде Андрей Кондратьев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев