Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сездән – квитанция, бездән – бүләк!

17 июньгә кадәр ташламалы подписка турында онытып җибәрүчеләрнең исенә төшерәбез: бу көннәрдә сез 6 айга – 718 сум 20 тиеннән язылып кала аласыз!

Районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасын арзанрак бәядән алдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Теләче яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белерсез.
Квитанцияләрне редакциягә юлларга онытмагыз. Тиздән бүләкләр уйнатачакбыз. 

"Теләче" газетасына язылган бер райондашыбыз бозау отачак! Шунысын әйтеп узарга кирәк, тагын безнең бәйгедә башка бүләкләр оту мөмкинлеге дә бар.
Моның өчен сезгә бары "Теләче" газетасына яртыеллыкка, ягъни 6 айга язылып, төгәл адресыгызны, исем һәм фамилиягезне, телефон номерыгызны куеп газета язылганлыкка квитанциянең оригиналын салып хат аша Теләче, Болынлык урамы, 6 адресына җибәрергә яки "ТеләчеИнформ" редакциясенә китереп бирүегез сорала. Сездән хатлар көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев