Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ә син "Татарча диктант" язасыңмы?

Оештыручыларның быел узасы диктантка өметләре зурдан. Беренче елны 600 кеше катнашса, 2020 елда бу сан 375 меңнән артып киткән.

Быел «Татарча диктант» акциясе алтынчы тапкыр өч көн дәвам итәчәк. Беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/ сайтына кереп, текстны клавиатура ярдәмендә дә җыеп булачак.

Ел саен уздырыла торган бу акция туган телебезне ни дәрәҗәдә белүебезне аңларга ярдәм итә, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт уята. Ул хәзер дөнья күләмендә үтә.

Чарага катнашучыларны гаиләләре, дус-туганнары белән бергәләп килергә чакырабыз. Акциядә катнашу өчен авыл җирлегенең китапханәсенә яисә мөрәҗәгать итергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев