Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәмер сату яшен күтәрергә тәкъдим итте

Хәзерге вакытта проект хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясендә карауга әзерләнә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәмер сату яшен 21 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте, дип яза «Известия» басмасы.

Басма мәгълүматлары буенча, Сәламәтлек саклау министрлыгында «Этил спиртын җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында»гы законга төзәтмәләр эшләнгән. Үзгәрешләр спирт 16,5% тан артык булган эчемлекләргә кагыла.

Хәзерге вакытта проект эшче төркем тарафыннан бәяләү уза һәм хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясендә карауга әзерләнә, анда проектны Дәүләт Думасына кертү турында Карар кабул ителәчәк.

 

Фото: Сергей Пивоваров / РИА Новости

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев