Суны әрәм итмәгез!
Әбием: «Суны исраф итмә! Аллаһының бүләге ул – су», – дип әйтә торган иде.
Быелгы җәйдә су кадәр суның никадәр зур байлык икәнен, ансыз яшәп булмавын аңладык. Кызу һәм коры көннәрдә күпләр яшелчәсен, җиләк-җимешен дә суга коендырырга тырыша. Су бит авылларның түбәнрәк өлешендә яшәүчеләргә һәрчак килә. Һәм кайберәүләр шланглар белән суны бәрәңге бакчаларына, алмагач төпләренә тәүлек буе агызып ятудан да тартынмый. Шул ук вакытта өскерәк урамнарда яшәүчеләрнең өйләренә эчәргә җитәрлек тә су килми.
Хөрмәтле райондашлар, районыбызда су җитмәүне хәл итү юнәлешендә оештырылган эшләрне аңлап кабул итсәгез иде. Су бар дип, аны артык тотмаска, мөмкин кадәр экономия ясарга кирәк. Суны рациональ файдалану, бакчаларга туктаусыз агызмау да – районда сусызлык проблемасын күпкә җиңеләйтер.
Эчә торган суны гадел тотсак, ул барыбызга да җитәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев