Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сыерның сәламәтлеге - тояктан

Теләче район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси секторда сыерларның тоякларын чистарттылар һәм кистеләр.

Тояк ул — ат, сыер, сарык кебек кайбер имезүче хайваннарда аяк бармакларын каплап торган мөгез сыман катлау. Шушы катлау үсеп тора, белгечләр аны, ким дигәндә, ярты елга бер, ә иң яхшысы 3-4 айга бер чистартып һәм кисеп торырга киңәш итә. Кисмәсәң, бармаклары да кәкрәя дә, сыер дөрес баса алмый һәм аксый дигән сүз.

Әгәр тоякны вакытында кисмәсәң:

  • Әгәр тояк вакытында киселмәгәнлектән үсеп китә икән, малның гәүдә авырлыгы дөрес урынга төшми, тоякның табанына яки йомшак тиресенә төшә. Пододерматит үсеш ала.
  • Инфекцияләр куркынычы да арта;
  • Тоякларның бәйләвеч аппараты тартыла. 

Болар барысы да сөт җитештерүгә тискәре йогынты ясый. Сөт күләме еш кына бер чиреккә кими, ләкин авыр очракларда сыер бөтенләй сөт бирмәскә мөмкин.  Теләче район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси секторда сыерларның тоякларын чистарттылар һәм кистеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев