Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сөйләргә яратмый

Бүген Түбән Саурыш авылында сугыш ветераны Муса Шәрипов яши. 12 май көнне аңа 95 тула.

Муса абый беренче Балтыйк буе,икенче, өченче Белоруссия фронтында сугыша. Разведкадагы кыюлыгы һәм батырлыгы өчен икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыш хәтирәләрен сораштырып, бер-бер артлы сораулар яудырсак та, Муса абый ул хакта сөйләргә яратмый. Якыннары: ”Әти, бабаебыз сугышның эчендә кайнаган. Безгә тыныч тормышка сокланырга, хезмәтне яратырга куша”, - диләр. Бүген ул гомер кичергән нигезендә улы Таһир, килене Мингаләм, оныгы Илнур, аның тормыш иптәше Лилия тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев