Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан мәктәпләрендә Финанс грамоталылыгы дәресләре башлана

Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

15 сентябрьдә «Финанс грамоталылыгы буенча Онлайн-дәресләр» көзге сессиясе башлана. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

«Дәресләрдә укучылар кредит,иминиятләштерү, инвестицияләр өчен финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Моннан тыш, профориентациягә аерым игътибар биреләчәк. Бу белемнәр тормышта кирәк булачак һәм аларны мәктәп эскәмиясеннән үк үзләштерергә кирәк», – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Һәр тема буенча дәресләр, россия мәктәпләре сәгать поясын исәпкә алып, оптималь графикны сайлап алу мөмкинлегенә ия булсын өчен, төрле вакытка планлаштырылган. Онлайн-дәрескә сыйныф яки мәктәп һәм колледжлардан килгән укучылар төркеме составында гына түгел, ә индивидуаль рәвештә өйдән дә керергә мөмкин. Расписание һәм инструкция тоташтыру өчен сайтта урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев