Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты социаль челтәр һәм электрон почта аша армиягә повесткалар бирү турында хәбәрләрне кире какты

Язгы чакырылыш вакытында татарстанлылар повесткаларны традицион рәвештә алачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 2021 елның язында армиягә чакырылучыларның электрон почта яки социаль челтәр аша повесткалар алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. Хәрби комиссар Сергей Погодин йөзендә ТР Хәрби комиссариаты бу мәгълүматларны кире какты һәм аларны фейк дип атады.

Татарстанлыларны яз көне хәрби хезмәткә традицион ысул белән чакырачаклар. Бу хакта ТР Хәрби комиссариаты «Татар-информ»МА белән танышкан документта хәбәр итте.

„Хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга чакырылырга тиешле гражданнарга хәбәр итү 998 елгы 53-ФЗ номерлы“ Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» гы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 2006 ел, № 663 карары, РФ Оборона министрының 2007 ел, № 400 боерыгы нигезендә катгый рәвештә башкарылачак", — диелә документта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев