Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тикшерүләр башлап җибәрде

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.

Язгы кыр эшләре башлану белән Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм саклау инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнары үтәлешен күзәтү буенча эшне яңадан башлап җибәрделәр. Әлеге җирләрне тикшерү барышында 200 дән артык җир законнарын бозу ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, озак вакыт, законнарда вакуум барлыкка килү сәбәпле, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дәүләт органнарының игътибарсыз (контроль/күзәтчелек) калды. Бу, үз чиратында, җирләрне бетерү, деградацияләү, бозу һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы әйләнешендә алга таба файдалану мөмкинлеге булмау аркасында, җир законнарын бозучыларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан файдалануны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Әмма Татарстан инициативасы белән закон бушлыгы тулыланды: узган ел азагыннан РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон үз көченә керде, ул Росреестр инспекторларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә. Хәзер Татарстан Росреестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр - аерым контрольдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X