Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан урманчылары тәүлек буе дежурлыкка күчтеләр

Республикада көн саен рейдлар үткәрелә, урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салына.

Аномаль эсселек аркасында Татарстан урманчылары көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Республикада көн саен рейдлар үткәрелә, урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салына. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

«ТР Урман хуҗалыгы министры тарафыннан барлык көчләр һәм чаралар югары әзерлек режимына күчерелгән боерыкка кул куелды. Инспекторлар составы тәүлек буе эш режимына күчерелде. Республикада өстәмә мобиль төркемнәр булдырылган. Югары рекреацион йөкләнешле урман массивларында янгынга каршы техника куелган", - дип сөйләде ул.

14 майдан 21 көнгә урманнарда кешеләрнең булуы һәм барлык төр транспорт чаралары керү тыела. Махсус янгынга каршы режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга — 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, Татарстан урманнарында янгын куркынычының дүртенче классы игълан ителгән.

Татарстанда янгын урман фондының Федераль җирләрендә булды.

«Бу-узган елгы яфраклар һәм коры үлән янганда йөгерек түбән янгыннар иде. Күп кенә очраклар буенча без хәтта зыян күрмибез. Һәр очрак буенча мәгълүматны урман хуҗалыгы федераль агентлыгына, табигатьне саклау прокуратурасына һәм «Авиалесохрана» ФБУга тапшырдылар. Территорияләрдә урманчылардан тиешле гаризалар эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәләренә җибәрелде, янгын күзәтчелеге белгечләре, сорау алучылар чакырылды», – дип билгеләде Илгизәр Зарипов.

Эксперт хәбәр иткәнчә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Хокук саклау органнары килеп туган хәлгә объектив бәя бирер һәм урман янгыннары барлыкка килүгә катнашы булган кешеләр билгеләнер, дип өметләнәләр. Спикер барлык фаҗигаләр дә кеше гаебе белән килеп чыккан дип саный.

«Урман янгыннары барлыкка килү буенча гомумроссия статистикасы түбәндәгечә: 10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән чыккан дип санала. Әмма безнең республиканың климатын исәпкә алып, барлыкка килгән янгыннарның 100% ында кеше гаепле», - дип ассызыклады министр урынбасары.

Кичә Татарстанның кайбер районнарында урам термометрлары баганалары 35 градуска кадәр җитте. Экспертлар фикеренчә, мондый эсселек республикада тагын бер атна дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев