Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан яшьләре «Наше время - Безнең заман» конкурсында катнашырга чакырыла

Җиңүче Татарстан Республикасы Президентының Күчмә Кубогына, шулай ук ярты миллион сумлык акчалата премиягә ия булачак.

Татарстан халкы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр Республика фестивалендә катнаша ала. Заявка кампаниясе 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чараның сайлап алу этаплары октябрьдә узачак: Әлмәттә — 8-9, Түбән Камада — 15-16, Казанда — 22-23, Яшел Үзәндә — 29-30.

Фестивальнең суперфиналы һәм гала-концерты Казанда 12-13 һәм 15 ноябрьдә узачак. Җиңүче Татарстан Республикасы Президентының Күчмә Кубогына, шулай ук ярты миллион сумлык акчалата премиягә ия булачак. Моннан тыш, «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кешегә 300 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

Эшче һәм инженер һөнәрләренә карата кызыксыну арттыруга юнәлдерелгән бәйге 2013 елдан башлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 2021 нче елда бу чара Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланачак.

Конкурска теркәлү әлеге сылтама буенча үтеп була, тулырак мәгълүмат белән фестиваль турында нигезләмәдә танышырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев