Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда коронавирус кичергәннән соң начар күрүчеләр арткан

Ковид белән авырганнан соң күз күреме начарланырга мөмкин. Хәтта сукыраю очраклары да бар.

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Республика офтальмология клиник хастаханәсе табиблары сөйләде.

Хастаханәнең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова сүзләренә караганда, соңгы вакытта ковидны бик авыр кичергән кешеләр күзләренә зарланып килә икән.

–  Андыйларга операция ясадык. Без операция барышында пневмония вакытында була торган тайпылышларны күз эчендә дә булганын ачыкладык, – ди ул. – Дөрестән дә, коронавирус күзләргә зур зыян ясый. Кешеләр төсне аеру үзгәрүен, начар хәрәкәтләнүләрен, күз алдындагы әйберләрнең икегә аерылуын әйтә. Андыйлар төнлә начар күрә башлаган. Увеитлар (күз алмасының тамырлы тышчасы ялкынсынуы) башка факторларга кагылмый, алар нәкъ менә ковид инфекциясенә хас. Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев