Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда күп функцияле үзәкләр май бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк

Күп функцияле үзәкләрнең эш көне 30 апрельдә бер сәгатькә кыскартылачак.

Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең эш графигы май бәйрәмнәрендә үзгәрәчәк. "Минем Документлар" офислары өчен ял көннәре 1, 2, 3, 8, 9, 10, 13 майда булачак, дип хәбәр итә ТР КФҮ матбугат хезмәте.

"1-нче май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 9-нчы май (Җиңү көне) һәм 13-нче май (Ураза бәйрәме) булачак бәйрәм көннәре уңаеннан КФҮнең эш графигы үзгәрде",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Күп функцияле үзәкләрнең эш көне 30 апрельдә бер сәгатькә кыскартылачак. Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга һәм Тукай районындагы филиаллар 7.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Район филиалларында эш көне 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Барлык күпфункцияле үзәкләр 4, 5, 6 һәм 7 майда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

4 майдан 7 майга кадәр документларны рәсмиләштерүче оешмалар эшләмәячәк, бу көннәрдә кабул ителгән кайбер документларның әзерлек вакыты артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев