Татарстанда «Минем бизнес ярдәм итә» хәйрия акциясенә старт бирелде
Татарстан эшмәкәрләрен Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз.
Россия эшкуарлары көнендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында республика бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашуда «Мой бизнес помогает» хәйрия акциясенә старт бирелде.
#Мойбизнеспомогает – РФ Икътисадый үсеш министрлыгы инициативасы, ул КУЭ субъектларына, региональ социаль җаваплы бизнес, хәйрия фондлары, коммерциячел булмаган оешмалар, социаль волонтерлык, ММЧ һәм җирле берләшмәләргә ярдәм итүнең яңа формалары һәм хезмәттәшлек итүне оештыру өчен шартлар тудыру максатыннан эшләнгән.
Бүген бизнесның социаль җаваплылыгын формалаштыру төбәкнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәлелегенең һәм тотрыклылыгының иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Шуңа күрә корпоратив социаль җаваплылык булдыру эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Хәйрия инициативасы эшкуарлык җәмәгатьчелеген социаль җаваплылык программаларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан эшмәкәрләрен Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Акция кысаларында 1 июньдә яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре сериясе узачак, алар җитештергән продукцияне сату проценты балалар хосписына ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев