Татарстанда тагын яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген кич, шулай ук 14 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.
Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә, кайбер урыннарда боз явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев