Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән
Главные новости

Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкәч, биш кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән.

Бүген иртән республиканың Чистай районында Renault микроавтобусы һәм MAN фурасы бәрелешә. Юл-транспорт фаҗигасендә биш кеше һәлак була. Тагын дүрт кеше, шул исәптән бер яшүсмер зыян күрә.

Авариядән соң оператив штаб оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров җитәкли.

Зыян күргән гаиләләргә тиешле психологик ярдәм күрсәтелә. 


Нет комментариев