Главные новости

Татарстанлылар үз йортларында капиталь ремонт датасын Телеграм ярдәмендә белә алалар

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» Телеграм-ботын эшләтеп җибәрделәр.

Кулланучылар үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрдә яшәүчеләргә — шәһәр, урам һәм йорт номерын кертергә кирәк) кертә ала, әгәр йорт тиешле программага керсә, планлаштырыла торган капиталь ремонт турында мәгълүмат киләчәк. Татарстанлылар үткәрү елын һәм эш төрләрен белә алачак.

Чат-ботка сылтама буенча яки Телеграмда @kapremont_rt_bot дип җыеп эзләп табып керергә була.


Нет комментариев