Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татьяна Ларионова «Минем депутат» проектының кабул итү бүлмәсендә татарстанлылар белән аралашты.

"Минем Депутат" проекты һәр кеше депутатларга наказ яки тәкъдим калдыра алсын өчен булдырылган.

Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова «Минем депутат» проектының кабул итү бүлмәсендә татарстанлылар белән аралашты. Депутат хәрби хезмәттән кичектереп торырга ярдәм итте, мәктәп һәм балалар бакчасы төзү мәсьәләсен контрольгә алды, ятим балаларга торак белән ярдәм итте. "Минем Депутат" проекты һәр кеше депутатларга наказ яки тәкъдим калдыра алсын өчен булдырылган. Сервис аша партия депутатлары сайлаучылар наказларын даими режимда җыялар, шулай ук аларның үтәлешен тикшереп торалар һәм халык алдында отчет бирәләр.

Татьяна Ларионовага Казаннан Анастасия Мостафаеваг шалтырата. Кыз 22 яшендә алты бертуганына опекуны булып тора. Әнисе ике ел элек вафат булган, әтисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Кыз депутатка кече яшьтәге энесе Маркелны хәрби хезмәткә чакырудан кичектерүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, ул ТР хәрби комиссары белән элемтәгә кергән, хәзер егет язгы чакырылышта китмәячәк. 

Татьяна Ларионова шулай ук инвалид булган кече сеңлесенең коррекция гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керүенә ярдәм итәргә сүз бирде. "Без балаларның дәүләт учреждениесендә түгел, ә өлкән апасы опекасында булуы белән кызыксынабыз, шуңа күрә мин сезне депутат патронажы астына алам, элемтәдә булачакбыз", – диде Татьяна Ларионова.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе белән депутатка Әгерҗедән Антонина Абидина мөрәҗәгать итте. Татьяна Ларионова ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак бирү мәсьәләсенең күп еллар рәттән бик проблемалы булуы турында сөйләде. Әйтик, элек бу категория затларга елына 300 фатир бүлеп бирелгән иде, ә соңгы өч елда бүлеп бирелә торган торак саны ике тапкыр артты. " Сезнең соравыгыз белән Мин ТР Мәгариф министрлыгына опека бүлеге башлыгы Венера Васильевага мөрәҗәгать иттем, ул сезнең сорауны контрольгә алды", – дип җавап бирде Татьяна Ларионова. Депутат аныклап узганча, хәзерге вакытта Әгерҗедә торак алу өчен 42 кеше чиратта тора, һәм Антонина Абидина карамагындагыларның берсе – быел, икенчесе - якындагы ике ел дәвамында фатир алачак. 

«Лесной городок» торак комплексының яшь гаиләләре исеменнән Татьяна Ларионовага мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешен тизләтүдә ярдәм итүне сорап, Лилия Исмәгыйлева мөрәҗәгать итте. Кыз бүгенге көндә барлык торак комплекска зур чират аркасында эләгү мөмкин булмаган бер генә муниципаль балалар бакчасы барлыгын сөйләде. Үз мәктәбе юк, балаларга «Соловьиная роща» торак комплексында 186 нчы лицейга барырга туры килә. Лицейга бару уку йортына кадәр турыдан-туры юл һәм җәмәгать транспорты булмауны шактый кыенлаштыра.

Татьяна Ларионова Казан мэриясе белән яңа уку елы башына мәктәп автобусын бирү мәсьәләсе буенча фикер алышачак, дип белдерде. "Республикада мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү мәсьәләсе белән бик җитди шөгыльләнәләр, хәтта пандемиянең авыр елында да без, икътисадый кыенлыкларга карамастан, гомуми белем бирү учреждениеләрен төзү темпларын киметмәдек. Шуңа да карамастан, балалар туу һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм мәктәпләрдә урыннар булдыру артыннан өлгермибез», – дип билгеләп үтте депутат. Ларионова сүзләренә караганда, ел саен «Мәгариф» һәм «Демография» милли проектлары буенча Казанда, ким дигәндә, 2 мәктәп төзелүгә карамастан, шәһәргә тагын 31000 мәктәп урыны булдырырга кирәк. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, янкормалар төзү аша мәктәп урыннары санын арттыру буенча программа эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев