Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Театр яктылыкка, нурга илтә...

Республикабызда эшләп килүче театрлар белән беррәттән, хәзер инде район - авылларда да театр оешмалары, түгәрәкләре бар. Теләче урта мәктәбендә дә тулы көченә “Илһам” театр коллективы үз эшчәнлеген алып бара.

Түгәрәк җитәкчесе Алсу Җиһаншина балалар белән уртак тел табып, төрле әсәрләрне сәхнәләштерүдә бар көчен куя. Төрледән-төрле конкурсларда да бик теләп катнаша “Илһам” театр коллективы.

Бүген, 28 октябрь көнне Саба районында, Шәүкәт Биктимеров исемендәге IX Республика балалар театр сәнгате конкурсы үтте. Мәктәп түгәрәге, әлбәттә бу зур чарадан читтә калмады. Яшь артистларыбыз татар халык әкияте буенча куелган “Алтын алмалар” әсәре белән чыгыш ясап, үз яшь категорияләрендә (1-4 сыйныфлар арасында) 1 урынны яулап кайтты! Бу зур конкурска барганчы, сайлап алу турын үтеп (ә алар кырыктан артык видеоязма) финалга чыкты. Бүген исә, Галиәскәр Камал театры артистларыннан торган, мәртәбәле жюри – Венера Шакирова, Илдар Хәйруллин хөкемдарлыгында “Илһам” театр коллективын җиңүче дип игълан итте.

Афәрин! Яшь театр коллективына киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев