Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов эшлекле сәфәр белән Мөслимдә булды
25 майда Мөслим муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Урыннарда татар телен саклау буенча барган эш белән танышу өчен Азнакай, Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Балтач, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Саба, Сарман, Тукай , Теләче, Ютазы районнары башлыклары эшлекле сәфәр белән Мөслимдә булдылар. Кунаклар Җәмыйгъ мәчете, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, Киләчәк (Сабантуй) паркы, Туган як музее, Мөслим китапханәсе, Кояшкай балалар бакчасы, Шәхесләр музее, Батырлар музее, Тукай скверы белән танышып уздылар. Очрашуның җөпләү өлешендә Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшлекле киңәшмә үтте. Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов киңәшмәдә чыгыш ясадылар, район башлыклары фикер алышып, тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев