Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчебез якын күңелләргә

Энҗе Насыйрова шигыре.

Теләчебез якын күңелләргә,
Иркен кырлар, яшел басулар!
Ерак ташлап китү мөмкин түгел,
Бары монда йөрәк ярсулар!

Без кечкенә чакта Теләчебез,
Авыл гына булып саналды...
Районыбыз башкаласы итеп-
Сайлаганнар иде Сабаны!

Сабалардан урап кайттылар да
Уфтандылар әти-әниләр,
Бигрәк кире яклар инде безгә.
Саба ерак бигрәк диделәр.


Теләчебез турында әкият итеп,
Күпме хикәятләр сөйләнде!
Теләче базары серле булып
Истәлеккә генә әйләнде!


Теләче кабат торгызыла дигән
Шатлык тулы килде бер хәбәр!
Бигрәк әйбәт була инде
Дөрес була калса бу әгәр!


Дөрес сөенгәнбез икән дуслар,
Теләкләребез ашты тормышка!
Мең тугыз йөз туксан бердә
Теләче оешты, буйсынып язмышка!


Туган якны ташлап китәлмадык,
Яраттык без аны шашынып.
Белем алдык, диплом алу белән -
Туган якка кайттык ашкынып.


Шәһәр безне алдап чакырса да,
Шушы тормыш безгә үз иде.
Теләчебез безне үсендерде,
Теләчебез канат үстерде!


Туган якта хезмәт куйдык озак,
Эшле-ашлы булдык гомергә!
КЕШЕ булып кала алдык монда-
Шунсы рәхәт бирә күңелгә!

Энҗе Насыйрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X