Теләче Информ

Теләчедә - Бөтенроссия турниры

Кичә, ягъни 19 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында атказанган тренерлар Мәгаз Мөбәрәкшә улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча XVII нче Бөтенроссия турниры башланды.

Әлеге ярышка илебезнең төрле төбәкләреннән  көрәшчеләр, аларның остазлары, көрәш яратучы җанатарлар җыйналган иде.

 Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,ТР билбау көрәше Федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, Әсгать Шәйхетдиновның уртанчы кызы Гүзәл Гыйльметдинова, оныгы Альбина һәм оныгының кызы Диана катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Реклама

Кичә спортчылар билбау көрәшенең ирекле төре буенча көч сынашсалар, бүген классик төрдә  бил алышачаклар.

Ике көн дәвам иткән ярышларның барышы, җиңүчеләр белән “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: