Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан укулар башлана

Бу көннәрдә гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак

22-23 апрель көнне Теләчедә гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан укулар һәм өйрәнүләр узачак.

Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимаги материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.

Ә даими күнекмәләр, өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.

Бу көннәрдә гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Шуңа күрә тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X