Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә картинг-клуб эшли

Әлеге спорт төрен яратучы егетләр, ярышларда катнашып, үз исемнәрен танытырга өлгерде.

Теләчедәге картинг клубы узган ел ДОСААФ оешмасы каршында оешты һәм бүгенге көндә уңышлы эшләп килә. Аның белән Рәис Нуретдинов җитәкчелек итә.

Картинг түгәрәгенә йөрүче егетләр төрле районнарда, Казанда үтә торган ярышларда катнашалар һәм районыбыз данын яклыйлар. Балтачта, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшүсмерләр арасында үткәрелгән районара картингчылар ярышында призлы урыннарны яулаган яшь картингчыларыбызны район башлыгы Нәҗип Хаҗиповта бүләкләп үткән иде.

Оешма рәисе Рәис Нуретдинов белдергәнчә, әлеге түгәрәккә 9-10 яше тулган балалар районыбызның барлык авылларыннан да йөри алалар. 


Белешмәләр өчен район ДОСААФ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев