Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләченең  2 номерлы  балалар бакчасы җиңүче

Бөтен Россия буенча 23 җиңүче арасында  берсе – Теләченең  2 номерлы  балалар бакчасы.

2021 елның 16 сентябреннән 12 октябренә кадәр Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды тарафыннан Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яшьләр проектларына ярдәм итү буенча конкурс үткәрелде. Аның кысаларында катнашучы оешмалар үз проектларын тәкъдим итәргә тиешләр иде. Теләче муниципаль районыннан 5 белем бирү учреждениесе катнашу өчен гариза җибәрде. 2021 елның 12 октябрендә конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Бөтен Россия буенча 23 җиңүче арасында 2 проект- җиңүче Татарстан Республикасыннан. Иң сөенечлесе шуларның  берсе – Теләченең  2 номерлы  балалар бакчасының “БЕРГӘ өйрәнәбез/Изучаем ВМЕСТЕ” проекты булуы. Бакча мөдире Фәридә Фәннуровнаны һәм аның эш сөючән коллективын зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев