Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Түләүләр булачак, тик таләпләр дә калачак

Татарстан Министрлар Кабинетында июльдә булачак әлеге өстәмә түләүләр хакында Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.

Ялгыз әти-әниләргә

Айлык түләүләр йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә кагыла. Шунысы бар: гаиләдәге керем бер кешегә яшәү минумыннан артмаска тиеш.

– Түләүләрнең күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезләнеп билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә башласа да, түләүләр августта башланачак. Шуңа да июль башыннан ук кызуланмасак та була, – дип сөйли Эдуард Вафин. – Яңа төр түләүләр гаиләдә бердәнбер ата-ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк. Мондый гаиләләрдә берничә бала булса, түләүләр һәрбер балага да була.

Ата-анасы бер генә булган балалар турында ачыклык кертергә кирәк. Монда сүз туу турында таныклыкта  әти кешенең исеме күрсәтелмәгән, яисә әнисе әйтүе буенча язылган булуы турында бара. Бер әти-әнисе үлгән, яки югалып үлгән саналган очракта да түләүләр башкарылачак. Исәпләүләр буенча бу акчаны республикада 38 меңнән артык бала алачак. 2021 елда түләүләрнең күләме яшәү минимумының 50 процентыннан чыгып 4997,50 сум тәшкил итәчәк. Түләүләр 8 яшьтән 17 яшьне кертеп саналачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев