Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда урман культуралары сезоны-2021 ачылды

Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре кереште.

Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә ачылды. Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре кереште. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда узган брифингта хәбәр итте.

«Кар катламы бетү белән урман культуралары утырту һәм урманнарны чүп-чардан чистарту сезоны башлана. 2019 елдан башлап Татарстанда урманнарны торгызу эшләре «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә, аның төп максаты - 2024 елга  100% урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү балансын тәэмин итү. Аңа ирешү өчен ике төп индикатор билгеләнгән: урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән урман утыртмалары  һәм урман янгыннарыннан зыянкүргән мәйданнарына мөнәсәбәте», — диде ул.

2021 елга «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте» күрсәткече 77,7% тәшкил итә. Әмма бу әле пландагы күрсәткеч кенә, дип билгеләп үтте министр. Узган елда урманнарны торгызу эшләре 4,8 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, быел Татарстанда 3,8 мең га мәйданда урманнарны яңадан торгызу эшләре башкарылачак, республика территориясендә 1,4 мең га мәйданда урман культуралары утырту, 2,3 мең га табигый урман торгызуга ярдәм итү чаралары планлаштырыла, катнаш урман торгызу — 4 га, урман үрчетү — 105 га.

2021 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә - 1,7 мең га, Азнакай районында - 1,6 мең га, шулай итеп, республикада бер ел эчендә 7,2 мең гектардан артык мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев