Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тройсынга бирнә җыйдылар

Тройсын бәйрәме бу елны 20 июнь көнне бәйрәм ителә.

Бүген, 19 июнь көнне, Иске Карабаян авылында Тройсынга бирнә җыю оештырылды. Авыл халкы милли киемнәр киеп, җырлап, биеп, күңелле итеп үткәрде әлеге чараны.

Тройсын — керәшен карендәшләребезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне Апостолларга Святый тын иңгән. Халык аны “Җапрак бәйрәме” дип тә йөртә. Бу көнне керәшеннәр йортларын, капкаларын каен, миләш һәм башка агач ботаклары белән бизи.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, ягъни 20 июнь көнне, керәшен карендәшләребез яшәүче авылларда - Субашта, Иске Карабаянда Тройсын бәйрәмнәре гөрләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X