Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Туганлык җепләрен ныгытучы бәйрәм

Бүген, ягъни 9 апрель көнне, район мәдәният йортында “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - без тарихта эзлебез” дип исемләнгән нәсел шәҗәрәсе республика бәйгесенең зона туры булып үтте.

Чара Татарстан Республикасының Архив эше буенча  комитеты тарафыннан узырылды. Фестиваль республикада гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, туган як тарихын өйрәнү, гаилә иҗаты традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Чаранны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән  Татарстан Дәүләт Советының  татар һәм рус телләрендәге  закон текстларының тәңгәллеген билгеләү  комиссиясе рәисе Римма Ратникова ачып җибәрде. 

Бәйгедә Арча, Биектау, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Әтнә һәм Теләче районнарыннан гаилә династияләре  көч сынашты. Аларның эшенә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Рәмис Хәмәдиев җитәкчелегендәге ун белгечтән торган комиссия бәя бирде.  

Беренче, икенче һәм өченче урыннарга Балтач, Теләче һәм Саба районнарынан килгән гаилә династияләре лаек булды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X