Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдылар

22 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдылар.

Тантаналы шартларда үткән әлеге матур вакыйганы Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы ачып җибәрде. Ул аларга әлеге көндәлекнең нинди әһәмияткә ия һәм ни өчен кирәклеген аңлатып үтте. Шулай ук чарага килгән Теләче мәдәният йорты белгече Туктамышева Әнисә Хәмит кызы һәм район үзәк балалар ​ китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадьевна да “Мәдәни көндәлек”нең ​ үзенчәлекләре, аны максатчан куллану турында белешмә бирделәр. ​

- “Укучының мәдәни көндәлеге” балаларны һәм аларның әти – әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X