Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Урманчылар көне белән!

Хөрмәтле урманчылар, эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, шушы җаваплы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Урманнар - безгә Табигать – Ана тарафыннан бирелгән байлык һәм сәламәтлек чыганагы. Урманнарыбызны саклау һәм арттыру, аннан нәтиҗәле файдалану – һәркемнең бурычы. Бу эшкә гомерләрен багышлаган кешеләр бар. Саба урман хуҗалыгы, шул исәптән аның районыбыз биләмәсендә урнашкан Ленин урманчылыгы һәм “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы республикада гына түгел, илдә дә алдынгы тәҗрибә мәйданчыклары булып саналалар. Бай тарихлы коллективларның мактаулы эшен яшьләр дәвам итә. Алар яшел хәзинәне ишәйтәләр, табигать байлыкларын янгыннардан, законсыз исраф итүчеләрдән саклыйлар. Бу җаваплы һәм игелекле эшләрегездә уңышлар, күңел көрлеге, рух күтәренкелеге, сәламәтлек, бәхет телибез. Киләчәктә дә урман мәйданнарын киңәйтү өчен көчегезне кызганмассыз дигән ышаныч белдерәбез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев