15 май көнне Баландыш төп мәктәбе коллективы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
15 май көнне Баландыш төп мәктәбе коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән берлектә, мәдәният йортында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да “ дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Балалар җырладылар, биеделәр, нәфис сүз сөйләделәр. Театр түгәрәгенә йөруче укучылар Т. Миннуллинның “Иптәш командир” әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр. Әти-әниләр һәм авыл халкы зур рәхмәт белдерде.
Нет комментариев