Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакцина ясатмасаң, тулай торакка кертәләрме?

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тулай торакларга бары тик коронавирустан вакцинация ясаткан студентларны гына урнаштыру турында карар чыгарган. Татарстан вузлары мондый таләпләр куярга җыенмыймы?

Безнең вузлар абитуриентлар һәм студентлардан вакцинация ясау турындагы документны таләп итмәячәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында вузларга кабул итү компаниясе үзенчәлекләренә багышланган матбугат очрашуында Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов хәбәр итте. Мондый таләпләр вузларга кабул итү тәртибенә каршы киләчәк.

– Хөрмәтле абитуриентлар, әти-әниләр! Бер генә вузның да сездән антитәнчекләргә кагылышлы яки вакцина ясату турында документ сорарга хаклары юк. Ректорлар Советы әлегә бу мәсьәлә буенча фикер алышулар уздырмады. Короновирус белән авыручылар саны арта бара, киләсе атналарда мондый сөйләшүләр булыр дип уйлыйм, –диде Алексей Созинов.

Сәрия Мифтахова

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев