Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк Татарстан халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәкләр
Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен федераль кайнар линия эшли.
Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк Татарстан халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәкләр. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эше яңартылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Гаризаны эшкәртү механизмы түбәндәгечә::
1. Мохтаҗ кеше кайнар линиягә шалтырата;
2. Оператор «ОНФ ярдәм»системасына гаризалар кертә;
3. Гаризалар төбәкләргә бүленә һәм Без бергә региональ штабына җибәрелә.
Гаризаларны үтәү координаторы булып «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АКБО тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев