Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңгыр сорау намазы һәм догасы

“Яңгыр сораганда махсус намаз укырга кирәкме? Аның догаларын да язсагыз иде” дигән сорауны Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә юлладык.

– Яңгыр сорап дога кылганчы, башта аның намазын укырга кирәк. Бу намаз “истиска” дип атала. Аны гадәти намаз кебек ике рәкәгать итеп укыйсың. Гомәр радыйаллаһу ганһү вакытында, яңгыр бик озак яумагач, халык кырга чыга. Хәзрәти Гомәр имам урынына баса да, өске киеменең эчен тышка әйләндереп кия. Дин буенча, Аллаһ каршында яңгыр сорап дога кылганда без үзебезнең мескенлегезбезне һәм мохтаҗтылыгыбызны күрсәтергә тиеш. Кыяфәтебез белән дә, түбәнчелек белән дога кылуыбыз белән дә. Имам кеше намаздан соң, гөнаһларыбызны кичерүне сорарга, истигъфар кылырга кирәк, дип нәсыйхәт бирсә дә хуплана. Аннары Аллаһ каршында гафу сорап, бөтен кеше бергә дога кыла.  
Беренче көн яңгыр яумаса, икенче һәм аннан соңгы көннәрне дә намаз укып дога укыла. Аллаһ догада даими булганнарны ярата.

Дога үрнәкләре:
"Әллааһүммә әскыйнәә гайсәм мүгыыйсәм мәрииәм мәриигән нәәфигән гайра даарран гәәҗилән гайра әәҗил”.
Йә, Раббым, зарар китерми торган, бик давыллы булмаган, әмма соңга калмаган, безне коткаручы, шатландыручы, муллык бирүче, файдалы яңгыр белән туендыр.
"Әллааһүммә әгыйснә. Әллааһүммә әгыйснә. Әллааһүммә әгыйснә".
Әй, Аллаһ, яңгыр яудыр, йә Аллаһ яңгыр яудыр, йә Аллаһ яңгыр яудыр.
"Әллааһүммә скый гибәәдәкә үә бәһәәәәимәкә үәңшүр рахмәтәкә үә әхйии бәләдәкәл-мәййиит".
Әй, Аллаһ, Үзеңнең колларыңны һәм Үзеңнең терлекләреңне яңгырга туендыр, һәм Үзеңнең мәрхәмәтеңне тарат һәм Үзеңнең корыган илеңне жанландыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев