Яңгыр, яшен, боз: 20 май көненә һава торышы
2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), урыны белән 5 класс.
Иртәгә, 20 май көнне, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, эре боз явуы көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан 8-13 м/с тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 18-23 м / с тизлектә, урыны белән 25-27 м/с кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +17..+20, түбән урыннарда +13..+16˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +27..+31˚
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев