Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яхъя һәм Гөлия Абдуллиннар - үрнәк гаилә

15 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте.

 Тантана Казан Кремлендә үткәрелде. Анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 44 гаилә чакырулы иде. Алар арасында Олы Кибәхуҗа авылыннан Яхъя һәм Гөлия Абдуллиннар да бар иде. 

"Сезнең һәркайсыгыз икътисадның һәм социаль өлкәнең вәкилләре булып тора. Арагызда педагоглар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, төзелешләр, нефть һәм химия өлкәсендә эшләүчеләр бар. Үзегезнең намусыгыз һәм хезмәтегез белән хәзерге Татарстанны яшәтәсез, илебезнең рухи һәм икътисади потенциалын арттырасыз. Өстегезгә бик зур һәм җаваплы хезмәт — әти-әни вазыйфасын йөкләгәнсез”, - диде Президент кунакларга мөрәҗәгать итеп һәм рәхмәт әйтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев