Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Якын көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Якын көннәрдә Татарстанда 35 градуска кадәр аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 22 июньдә, республика территориясендә явым-төшемсез, кояшлы һава сакланачак. Төнлә һава температурасы +15..20 градуска, көндезен ул +30..35 градуска кадәр җылытачак.

Чәршәмбе көнне, 23 июньдә һәм пәнҗешәмбе көнне, 24 июньдә, көндезен бераз яңгыр явып үтәргә мөмкин. Төнлә минималь температура +16..22 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +30..35 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР Гидрометүзәгенең фаразлары буенча, җомга көнне, 25 июньдә, шимбә көнне, 26 июньдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Эссе көннәр сакланачак, көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез иң югары температура +30...35 градус булачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев