Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ялларда Татарстанда яшен һәм 33 градус җылылык көтелә

Шулай ук синоптиклар урыны белән боз яварга мөмкинлеген һәм көчле җил фаразлый.

Татарстанда бу ялларда эссе һава торышы көтелә. Шуның белән беррәттән синоптиклар яңгырлар, яшеннәр, боз һәм көчле җил фаразлый. 10 июльдә көндез дә, кичен дә яшенле яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин. Җил урыны белән 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә термометр баганалары +15+20 градус күрсәтәчәк, көндез +28 градус. 11 июльдә төнлә урыны белән яшенле яңгырлар фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми, һава +29 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев