Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшь экологларны  бүләкләделәр

31 март көнне видеоконференция режимында  “Милли проект: “Экология - балалар карашы” дип исемләнгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.  

Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында Теләче урта мәктәбе укучылары, район Сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче игезәк кызлар Камилә белән Адилә Хәмидуллиналар да бар. Камилә “Татарстанның яшел йөрәге” дип исемләнгән рәсем конкурсында тамашачылар мәхәббәтен яуласа,  жюрига һәм тамашачылар күңеленә Адиләнең  “Без - чиста Татарстан өчен” номинациясе буенча тәкъдим ителгән рәсемнәре хуш килгән. 

Бертуганнар Камилә һәм Адилә Хәмидуллналарга конкурсны оештыручылар тарафыннан җибәрелгән Диплом һәм истәлек бүләкләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин тапшырды. Теләче урта мәктәбе директоры Айнур Хафизов аның кулыннан  кулланышта булган батарееяларны җыю өчен “Бокси”контейнерын кабул итеп алды. Монысы исә безнең районга мәгълүм конкурста актив катнашканыбыз өчен бүләк итеп бирелгән. Шунысы игътибарга лаек, әлеге номер уникаль идентификацион номерга ия.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев