Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшьләр Сауш мәктәбенә җыелды

11 сентябрь көнне Сауш төп мәктәбенең спорт залы шау-гөр итеп торды.

Бу көнне авылда спорт төрләрен тагын да популяштыру, яшьләрнең вакытын файдалы, күңелле үткәрү максатыннан мәктәп җитәкчелеге волейбол ярышлары уздырды. Сауш, Алан, Балыклы яшьләре матур уен күрсәтте. Уеннарның барышын Сауш төп мәктәбе укучылары да кызыксынып күзәтте. Яшьләр уен барышында: 

- Мондый файдалы очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк, - дигән фикергә килеп, очрашуны оештырган Сауш төп мәктәбе директоры Камил Хәсәновка, әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы Илнур Зәйнуллинга һәм Алан урта мәктәбендә балаларга спортка мәхәббәт тәрбияләүче, физкультура укытучысы Ренат Зәйнетдиновка рәхмәт әйтеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев